Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Татарстанның татар авылларында гошер җыялар, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итәләр

0

Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Әлеге изге гамәлгә Татарстанның Чирмешән, Балык бистәсе, Лаеш, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Кайбыч һәм Азнакай мөхтәсибәтләре дә актив кушылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Чирмешән мөхтәсибәте мәчетләре тарафыннан 24 тонна гошер җыелды. Халык бәрәңге, кишер, суган, кабак һәм башка яшелчәләрдән уңышның бер өлешен – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә, Әлмәтттәге мәдрәсәгә, «Ярдәм» хәйрия фондына һәм Казандагы «Ал Таң» һәм «Рамазан» мәчетләренә тапшырды. Чирмешәндә гошер җыюны дәвам итәләр.

Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Яңа Арыш, Күгәрчен, Югары Мәшләк, Таулар, Түбән һәм Югары Тегермәнлек, Казаклар Чаллысы, Чыршылы Елга, Балтач һәм Яңа Сала авыллары мөселманнары уңышның бер өлешен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына һәм «Ярдәм» хәйрия фондына тапшырды.

Кайбыч мөхтәсибәтендә, бу изге эшкә районның барлык мәчетләре дә кушылып, 10 тоннадан артык гошер җыелган. Югары һәм Түбән Кайбыч, Бәрлебаш һәм Морза Бәрлебашы, Иске Чәчкаб авылларыннан килгән яшелчәләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына һәм Казан шәһәренең Киров районы инвалидлар оешмасына тапшырганнар. Гошернең тагын бер өлешен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә һәм Казан шәһәренең «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу» исемендәге мәдрәсәгә, Буа мәдрәсәсенә, шулай ук район картлар йортына җибәрәчәкләр.

Чүпрәле мөхтәсибәтенең Татар Бизнәсе авылыннан гошер сәдакасын – Убидәге «Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр, Лаеш мөхтәсибәтенең Державино авылыннан – «Кеше приюты»нда яшәүчеләр, Азнакай мөхтәсибәтеннән Ютазы районы Урыссу бистәсенең «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләре алды.

Теләче мөхтәсибәте, 12 тонна гошер җыеп, Казан шәһәренең «Госмания» гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына тапшырды.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда 827 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: Стивенс находится в режиме, когда ей нечего терять






Завершена реконструкция магистральной теплосети на Юбилейном проспекте

Есть «тревожные звоночки»: как знакомиться в Сети, чтобы найти любовь, а не проблемы

Возрождение российского Феникса состоялось

В Подмосковье погода создаст опасность для пешеходов и водителей