Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Малайзиядә агросәнәгать күргәзмәсендә булды

0

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе Малайзиядә MAHA2024 агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Чара кысаларында тышкы икътисади элемтәләрне үстерү һәм азык-төлек товарлары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә .

«Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм Малайзия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате министры Датук Сери Хаҗи Мөхәммәд бин Сабу агросәнәгать комплексында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм товар әйләнешен арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Алар Татарстанда җитештерелә торган товарлар белән тәэмин итү буенча экспорт контрактларына һәм Малайзия азык-төлек товарлары белән тәэмин итү турында импорт контрактларына имза куйды. Моннан тыш, «Вамин» ҖЧҖ һәм Asterpac Sdn.bhd сөт продукциясе китерүгә килешү имзалады.

  • MAHA (Malaysia Agriculture Нorticulture & Аgrotourism) — Көньяк-Көнчыгыш Азиянең әйдәп баручы авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Ул авыл хуҗалыгында инновацияләрне популярлаштыру өчен үткәрелә.

Малайзиядә Татарстан предприятиеләре вәкилләре шулай ук MIHAS (Malaysia International Halal Showcase) халыкара күргәзмәсендә катнаша.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләтеп җибәрелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова поднялась на одну позицию в рейтинге WTA






Открылась регистрация на велогонку «Садовое Кольцо». Старт пройдет 17 мая по центру Москвы

Судьбу участка в Восточном Дегунино решит городской аукцион

В виртуальный «Подорожник» петербуржцев добавят льготные проездные

Судимый за убийство участник СВО избил подростка в Петербурге