Казанда Россиянең 79 төбәгеннән иң яхшы туган тел укытучысын сайлап алачаклар
Казанда 16-21 сентябрьдә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза. Быел анда Россиянең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә РФ Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте.
«Бөтен Россия диярлек тәкъдим ителгән. Конкурс быел өченче тапкыр уздырыла. Беренче конкурс иң күпмилләтле төбәкләрнең берсе Ставрополь краенда узды. 61 катнашучыдан башладык, хәзер 79 педагог. Һәм бездә конкурсантлар һәрвакыт күп, быел мәктәпкәчә оешмалардан 33 тәрбияче катнаша», - дип сөйләде спикер.
Педагоглар Россия халыкларының 36 телен тәкъдим итә, бу телдә сөйләшүчеләр саны күп булганы, шулай ук аз санлы төп халык сөйләшә торган телләр дә, дип билгеләп үтте Тимофеева.
«Узган елгы тәрбиячеләр арасында җиңүче - Татарстан вәкиле, шуңа күрә быел конкурс республикада уза. Монда ул яңа үсеш алыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, андый уйлар бар. Бу конкурс туган тел укытучыларына ярдәм итү формаларының берсе. Туган тел укытучыларына ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз, [шуңа күрә] бездә приз фонды билгеләнгән. Җиңүчеләр, призерлар һәм 15 лауреатның берсе дә бүләксез калмаячак», - диде ул.
Татарстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова Татарстанда укучыларга туган телдә белем алу мөмкинлеге бирелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, республикада якшәмбе мәктәпләре эшли.
«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 2022 елда РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Йомгаклау этабы өч турда - конкурсның читтән торып һәм ике көндезге этабыннан тора. Читтән торып катнаша торган турда катнашучылар видеовизитка тәкъдим итә, анда үзе, педагогик казанышлары һәм һөнәри күнекмәләре турында сөйлиләр.
Һөнәри конкурсны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында була.
Татарстанны быел Казанның 19нчы гимназиясе туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм Казанның 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итә.