Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының көзге сессиясенең беренче утырышында катнашты

0

Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасының җиденче сессиясе ачылды. Видеоэлемтә режимындагы көзге сессиянең беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта шулай ук 82 төбәк парламенты җитәкчеләре видеоэлемтә режимында катнаштылар. РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ субъектлары закон чыгару җыеннары рәисләренә Дәүләт Думасы эше белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

«Мондый элемтә Дәүләт Думасының регионнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру өчен бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Вячеслав Володин алдагы сессиягә депутатлар эшендә төп өстенлекләрне билгеләде. Алар арасында – РФ Президентының Федераль Собраниегә Юлламасын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, 2025-2027 елларга бюджетны карау һәм кабул итү, ТКХны модернизацияләү мәсьәләләрендә төбәкләргә һәм муниципалитетларга ярдәм итү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда парламент контроленең нәтиҗәлелеген арттыру, традицион кыйммәтләрне, мәдәниятне, гаилә һәм балалар институтын яклау, миграция сәясәтен камилләштерү.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса