Россиядә 1,8 миллионнан артык укучы мәктәптә туган телен өйрәнә
Россиядә 1,8 миллионнан артык укучы туган телен гомуми белем бирү системасында өйрәнә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә РФ Мәгариф министрлыгының Дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте.
«Элек 1,5-1,6 млн укучы туган телен гомуми белем бирү системасында өйрәнгән. Өстәмә белем бирү системасында якынча 300 мең кеше туган телен укый», — дип сөйләде спикер.
Тимофеева сүзләренчә, ата-аналар да туган телен белмәгән очраклар бар, һәм бу проблема Россиянең күп кенә төбәкләренә кагыла. «Шуңа күрә алар телне белмәгәч, балага белем алуда ярдәм итә алмаудан курка. Һәм мондый проблемалар белән очрашмас өчен еш кына туган телне сайламыйлар яки рус телен туган тел буларак сайлыйлар», - диде ул.
Шуңа күрә, департамент директоры урынбасары фикеренчә, балаларга туган телне мәктәпкәчә оешмада ук өйрәтү мөһим. «Ата-ана баланы бакчага алып килә һәм аның белән туган телне өйрәнә башлый. Һәм бала беренче сыйныфка кергәндә, ата-анада андый курку булмый. Ул тыныч кына туган телен сайлый һәм бала аны өйрәнә», - дип билгеләп үтте ул.