Казанда театрларның юбилей күргәзмәсе узды
Казанның А.М.Горький музеенда «Театраль Казан» масштаблы күргәзмә проекты тәкъдим ителде. Мәйданчыкта шәһәрнең барлык дәүләт театрларының (Качалов театры, Камал театры, Казан Яшь тамашачы театры, «Әкият» курчак театры һ.б.) коллекцияләре урын алган. Экспозициядә документлар, афишалар, костюмнар, фотооткрыткалар, театраль Казан тарихында үз эзен калдырган кешеләрнең фотолары һәм шәхси әйберләре белән танышырга мөмкин. Алар арасында данлыклы якташыбыз Федор Шаляпин, танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов һ.б. бар.
«Күргәзмә оештыру идеясе кинәт кенә барлыкка килде. Кайбер театрлар белән уртак күргәзмәләр үткәрелде инде һәм бүгенге проект – күпьеллык уртак эш һәм дуслык нәтиҗәсе. Күргәзмә бик кыска вакыт эчендә оештырылды. Идея барлыкка килгәннән алып күргәзмә ачылган көнгә кадәр ике айдан артык вакыт узды. Бу, әлбәттә, мондый зур күләмле эш өчен бик аз. Әмма без күргәзмәгә килүчеләр аны уңай бәяләр дип өметләнәбез. Театр – һәрвакыт бәйрәм ул. Һәм бүгенге күргәзмә дә бәйрәмчә килеп чыкты кебек», - дип искәртте ТР Милли музее филиалы – Горький һәм Шаляпин музее директоры Марианна Гаврилова.
Ачылыш тантанасыннан соң Горький музееның баш экскурсоводы Диләрә Хәйретдинова күргәзмәдәге һәр экспонатның тарихы белән таныштырды.
Быел Казанның театр дөньясы берничә юбилей датасын (Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел, «Әкият» курчак театрының 90 еллыгы, Казан шәһәр театры сәхнәсендә беренче опера куелганга 150 ел) билгеләп үтә. Казанның театраль музейларын һәм аларның коллекцияләрен берләштерү карары нәкъ менә шушы даталар уңаеннан барлыкка килгән.