Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2024

Икътисади үсеш министрлыгы фаразы: 2027 елда россиялеләрнең эш хакы 119 мең сумга җитәчәк

0

Якындагы 4 ел эчендә россиялеләрнең номиналь уртача хезмәт хакы 119 296 сумга кадәр артачак. Агымдагы ел күрсәткечләренә (88,2 мең сум) карата үсеш 35 процент тәшкил итәчәк. Икътисади үсеш министрлыгы шундый фаразы белән уртаклаша, дип яза «Ведомости» газетасы.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге сумма физик затлар кеременә салымны чигерүгә кадәр, премияләр һәм өстәмәләрне исәпкә алып күрсәтелгән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2024 елда номиналь хезмәт хакы 2023 ел күрсәткечләренә (74,8 мең) карата 17,9 процентка арткан. Өстәвенә, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында гына да эш хаклары 18,1 процентка үскән.

Әмма алдагы елларда үсеш акрынаячак. Әйтик, 2025 елда хезмәт хакы – 13,2 процентка (99,9 мең сум), 2026 елда 10,2 процентка (110,1 мең сум) артырга тиеш. Иң «тыйнак» динамика 2027 елда көтелә (+8,3 процент, 119,2 мең сум).

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2024 елның гыйнвар-июнь айлары нәтиҗәләре буенча Татарстан халкының реаль хезмәт хакы 69,4 мең сум тәшкил итүе хакында хәбәр иткән иде. 2023 елның беренче яртыеллыгына карата үсеш 10,4 процент тәшкил итте.

Шуның белән бергә, кайбер шәһәр башлыкларының мәгълүматларыннан күренгәнчә, республиканың кайбер шәһәрләрендә бу күрсәткеч югарырак булырга да мөмкин. Әйтик, 2024 елның 4 сентябренә Чаллыда уртача хезмәт хакы 82 мең сум тәшкил иткән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в четвертьфинал парного турнира WTA-1000






Депутат Колунов призвал дать скидку 50% на оплату ЖКУ для многодетных

Без улова – никуда: часть из 139 застрявших рыбаков отказывалась покидать льдину

Рассекречены архивы о работе органов безопасности при обороне Москвы в годы ВОВ

Трамп и Путин обсудили перемирие: акцент на постоянное прекращение огня