Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Магнитогорск мәчете имамы Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

0

Дәүләт Думасы милләтләр эше комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Магнитогорск шәһәре «Сәхия» мәчете имамы Ильяс Гафаровка Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре – Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Камалетдинов һәм Магнитогорск шәһәре «Сәхия» мәчете имамы Ильяс Гафаров «Россия Федерациясе халыклары традицияләренең күптөрлелеге – төбәкнең мәдәни-тарихи байлыгы» конференциясендә катнашты. Чара Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә 3-4 октябрьдә узды.

Конференцияне Россия Милләтләр эшләре федераль агентлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Татар Рухы» шәһәр иҗтимагый оешмасы һәм Г.И.Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техник университеты оештырды.

Конференция эшендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Чиләбе өлкәсе губернаторы администрациясе, Магнитогорск шәһәр Думасы, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге вәкилләре, федераль һәм төбәк фәнни үзәкләрләреннән галимнәр, төбәк һәм җирле администрацияләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр катнашты.

Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов Магнитогорск шәһәре «Сәхия» мәчете имамы Ильяс Гафаровка конференция кысаларында Рәхмәт хаты тапшырды. Гафаров бүләккә татар халкының телен, милли мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






В Калужской области поймали курьера, причастного к краже у пенсионерки 1,5 миллиона

«Держать США близко, а Россию далеко»: Министр обороны Польши объяснил рекордные военные расходы Варшавы

Тренер Куканов: до задержания легкоатлет Толстихин был игроманом в долгах

"Ъ": продажи товаров для взрослых в РФ за 2024 год выросли на 20%