Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Татарстан 2024 елда торак төзелеше планын 92 процентка төгәлләде

0

Татарстанда ел башыннан 2,909 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу быелга планлаштырылган гомуми күләмнең 92 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр мәгълүматлары буенча, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планның 49 процент объекты тапшырылган. 723 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 115 күп фатирлы йорт төзелгән.

Социаль ипотека буенча план 78 процентка үтәлгән. 126 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 27 объектта эш дәвам итә. Шәхси торак төзелеше өлешендә 2,06 миллион квадрат метр гомуми мәйданлы 15 262 йорт төзеп бетерелгән.

Шулай ук республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары гамәлгә ашырыла. 2024 елда ятим балалар өчен 621 торак бина сатып алу планлаштырылган иде. 23 муниципалитеттагы 521 объект буенча дүрт дәүләт контракты төзелде, тагын 100 объект буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аукцион игълан итү чаралары үткәрә.

Биш һәм аннан да күбрәк балалы яшь гаиләләр өчен каралган 28 сертификатның 25е тапшырылган. Калган гаиләләр өчен Дәүләт торак фонды туры килә торган торак сайлау белән шөгыльләнә.

2024 елгы программага шулай ук 84 яшь гаилә кертелгән. Алар инде барысы да субсидияләрдән файдаланган.

Моннан тыш, Төзелеш министрлыгы башлыгы киңәшмәдә катнашучыларга 2024 елда төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Илкүләм проектлар Россиядә Президент Владимир Путин указы буенча 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов и Рублев пробились в финал турнира ATP в Гонконге в парном разряде






Одна отлупасила сковородкой. Об отношениях Шукшина с женщинами, Тарковским и властью

Министр иностранных дел Турции указал на прочность сотрудничества с РФ и Ираном

"А не надо было русских кидать": нефтяники из КНР бегут от Запада как от чумы

Минздрав признали виновным в подложной регистрации одного из антибиотиков