Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Ташкентта Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туен уздыру буенча комитет утырышы булды

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Шәйхразыев 2025 елда узачак Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – «Азия Сабан туе» мәйданчыкларын карап чыкты. Бәйрәм Мирзо Олугбәк исемендәге Үзәк мәдәният паркында оештырылыр дип планлаштырыла. Әлеге милли бәйрәмгә бөтен Урта Азиядән – Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан милләттәшләребез килер дип көтелә.

Шулай ук биредә Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туен үткәрү һәм оештыру буенча комитет утырыш узды. Фикер алышуда Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, шулай ук Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты.

Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – «Азия Сабан туе» бәйрәмен үткәрү өчен җаваплы итеп Татарстаннан Актаныш районы билгеләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев проигрывает Лёнеру Тину и завершает выступления на турнире ATP






Источник 360.ru: потолок обвалился в одной из квартир дома на востоке Москвы

В Москве рассказали о планах по развитию электрозарядных станций

Студентка из Подмосковья заняла первое место на олимпиаде по философии

В Новосибирске пройдет региональный отборочный тур фестиваля детского творчества «Добрая волна»