Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Лениногорск районы Шөгер авыл җирлеге территориясендә чистарту корылмасы төзеләчәк

0

Лениногорск районы Шөгер авыл җирлеге территориясендә чистарту корылмасы төзелеше буенча урында киңәшмә үтте. Анда Татарстан Инженерлык челтәре Баш идарәсе директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов катнашты. Бу хакта Марат Гирфанов Телеграм-каналында хәбәр итә, дип яза «Заман сулышы».

Бүгенге көндә чистарту корылмасының каркасын монтажлау буенча эшләр төгәлләнгән. Киләсе атнада сэндвич-панельләрне монтажлауга керешәчәкләр. Чистарту корылмасының куәте тәүлегенә 200 куб метр тәшкил итәчәк.

«Әлеге объект Шөгер, Иске Шөгер һәм Зеленая Роща авыл җирлекләрендә яшәүче 3 меңнән артык кешегә су агызу системасының ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип хәбәр итә Марат Гирфанов.

Яңа чистарту корылмалары төзү – кирәкле һәм мөһим эш, киләчәктә чиста елгалар, чиста туфрак, чиста урманнар булачак. Контракт нигезендә подрядчы чистарту корылмалары төзү, шулай ук су белән тәэмин итү, канализациянең тышкы челтәрләрен урнаштыруны башкарырга йөкләмә ала.

Киңәшмә барышында подрядчы алдына эшләрне билгеләнгән срокта башкарып чыгу бурычы куелган. Үтәү соргы - шушы елның ахырына кадәр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко в шутку обвинила свою команду в поражении на Australian Open






Назван российский регион-лидер по перспективности трудоустройства — и это не Москва

Умер представитель актерской династии Янковских

Мой ребенок — перфекционист: как научить детей справляться с ошибками

Shot: Москвичи потребовали закрыть кальянную из-за едкого запаха и дыма