Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Татарстаннан махсус операциядә катнашучы өч хәрбинең әти-әнисе өенә су үткәрделәр

0

Менделеевск районының Карман авылында махсус операциядә катнашучы өч хәрбинең әти-әнисе өенә су үткәрделәр. Моңа кадәр алар суны колонкадан ташыган.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операция ветераннары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев белән Леонид һәм Наталья гаиләсендә булды. Алларның уллары Максим, Вениамин һәм Никита махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Хәрбиләрнең шәхси үтенече белән район башлыгы проблеманы хәл итүдә булышты.

«Махсус хәрби операция зонасына баргач, егетләр әти-әниләре өенә суүткәргеч сузу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Район хакимияте һәм Эдуард Сөләйман улының уртак тырышлыгы белән йорт янында скважина борауладык, канализация ясадык һәм өйгә су керттек», - дип сөйләде Радмир Беляев.

Искәртеп узабыз, октябрь башында Радмир Беляев Менделеевск районы делегациясе белән бергә махсус операция зонасындагы хәрбиләр янында булган һәм аларга гуманитар йөк тапшырган иде. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Менделеевск районыннан махсус хәрби операция зонасына 5 миллион сумлык 9 тонна гуманитар ярдәм озатылуы хакында хәбәр иткән иде.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович рассказал об отравлении в Австралии в 2022 году






По данным Reuters, две российские нефтекомпании и 180 танкеров попадут под санкции США

Диетолог рассказала о питании после праздников

Московское метро доезжает до Троицка // Столичные власти обещают открыть 32 новые станции подземки за пятилетку

Народная артистка России Добровольская скончалась 10 января