Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Волынец әтиләр алырга хокуклы 6 түләү турында сөйләде

0

Татарстанда Бала хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әтиләрнең балалар өчен нинди түләүләр ала алуы турында искәртте. Бу хакта ул Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне алдыннан сөйләде.

Барлыгы ул алты түләү турында искәртте:

1. 7 яшькә кадәрге авыручы баланы карау буенча пособие. Баланы караучы ата, эш стажы 8 елдан кимрәк булса да, хезмәт хакының 100 процент күләмендә пособие ала. Әгәр балага 8 һәм аннан да күбрәк яшь, өйдә дәвалау каралган икән, 11нче көннән пособие атаның көнлек хезмәт хакының 50 процентын тәшкил итәчәк. Эшкә яраксызлык кәгазьләре бу очракларда Россиянең социаль фонды тарафыннан тулысынча түләнә.

2. Ана капиталы - соңгы индексацияне исәпкә алып, аның суммасы 833 мең сумнан артып китә. Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, ана капиталын Россия гражданлыгы булган ата-аналар алырга хокуклы. Баланың да Россия гражданины булып тууы шарт.

3. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие. Россия территориясендә даими яшәүче барлык гаиләләргә түләү каралган. 2024 ел мәгълүматлары буенча, аның күләме 24604,3 сум тәшкил итә.

Пособиене ата-ананың берсе эш урынында рәсмиләштерә ала. Әгәр дә алар икесе дә эшсез икән, аны социаль яклау органнарында рәсмиләштереп була. Балалар омбудсмены түләүне бала туган көннән соң ярты ел эчендә рәсмиләштерергә кирәклегенә игътибар итте. Әгәр гаиләдә, мисал өчен, игезәкләр булса, түләү һәр балага бирелә.

4. 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособиене ата яки ана рәсмиләштерә ала. Түләү күләме иминләштерелгән затның уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Исәпләгәндә алдагы ике ел өчен мәгълүмат кулланыла. 1 февральдән пособиенең минималь күләме 9227,24 сум тәшкил итә, ә максималь күләме — 49123,07 сум. Шул ук вакытта әгәр ата-ана эшсезлек буенча пособие алучы булса, бу түләү аларга тиеш түгел.

«Бала карау буенча ялны вакларга мөмкин, мисал өчен, ялның беренче өлешен ана кеше алырга мөмкин, ә икенчесен — ата. Бала карау буенча пособиегә хокук бала карау буенча ялда эшләгәндә тулы күләмдә саклана. Ата-ана балага 1,5 яшь тулганчы эшкә чыга һәм пособие алуын дәвам итә ала», — дип белдерде Волынец.

5.17 яшькә кадәр түләнә торган пособие. Ул җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган мохтаҗ гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын берләштергән бердәм пособие. Татарстан өчен яшәү минимумы күләме 12741 сум тәшкил итә.

Пособиене ата-ананың берсе, опекун яки уллыкка алучы алырга мөмкин.

Түләнә торган сумма гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле булачак. Әгәр гаиләдә берничә бала булса, түләү 17 яше тулмаган һәркемгә билгеләнә.

«2024 елдан бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде: гаиләнең мохтаҗлыгын билгеләү өчен «Герой-ана» исеме бирелгән яки «Ата-ана даны» ордены яки медале белән бүләкләнгән ата-аналарга түләүләр, шулай ук опекада яки попечительлектә булган 18 яшькә кадәрге балаларга ачылган банклардагы номиналь счетлар буенча процентлар исәпкә алынмаячак. 2024 елның 1 июненнән балигъ булмаганнарның укудан буш вакытларында эшләп алган хезмәт хакы исәпкә алынмаячак», — дип санап китте Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

6. Күпбалалы гаилә таныклыгы. Документ гаилә статусын раслый һәм ата-ананың икесенә дә салым, коммуналь, транспорт һәм башка ташламалар алу хокукын бирә. Аны 18 яшькә кадәрге яки 23 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр ала, тик аларның югары уку йортларының көндезге бүлек студентлары булуы шарт.

2024 елның октябреннән таныклыкны цифрлы вариантта да рәсмиләштерергә мөмкин, «Дәүләт хезмәтләре» порталында «документлар» бүлегендә йөкләтеп башкарырга була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Australian Open. Расписание на вторник. Медведев сыграет в 6 утра по Москве, Касаткина и Хачанов – первым запуском, Рублев – последним






Свердловчане просят Путина спасти единственную в селе школу

Счастливый час в хаммаме

Тахограф СПб официальный сайт

Эндокринолог Калошина: худеющим надо спать не менее восьми часов в сутки