Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2024

Казанда торак йортларга җылы бирү төгәлләнде

0

Татарстан башкаласындагы барлык 5987 торак йортка, шулай ук социаль объектларга җылы бирелде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проблемалы йортларда яшәүчеләрдән килгән заявкалар шәһәр башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында контрольдә тора һәм якын арада алар буенча тиешле чаралар күреләчәк, дип ышандырдылар ТР башкаласы хакимиятендә.

Мөрәҗәгатьләр «Ачык Казан» системасында – сайтта һәм 8 (843) 236-41-23 телефоны буенча кабул ителә. Заявкаларны шулай ук Торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм район хакимиятләренең кайнар элемтә телефоннары буенча калдырырга мөмкин.

Йортларга җылы бирә башлаганнан алып кайнар элемтә телефонына – 1132, «Ачык Казан» системасына 18 549 мөрәҗәгать килгән. Шул ук вакытта, ягып җылыту сезоны башында казанлылар бер көн эчендә 2800гә якын мөрәҗәгать калдырган, хәзер исә аларның саны дүрт тапкырга диярлек кимеде, дип искәрттеләр мэриядә.

ТР башкаласында ягып җылыту сезоны 7 октябрьдә старт алды, ә социаль учреждениеләргә кулланучыларның заявкалары буенча 27 сентябрьдә үк җылы бирә башладылар. 12 октябрьгә Казанда – 14, ә инде 14 октябрьгә бер генә күп катлы йортка җылы бирелмәгән булган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы батареялар салкын булса кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса