Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Көньяк Сахалин шәhәре татар автономиясе оешуга 15 ел тулды

0

20 октябрь көнне Көньяк Сахалин шәhәре татар милли-мәдәни автономиясе 15 еллык юбилеен билгеләп узды. Бәйрәм, «Ак калфак» оешмасы катнашында әзерләнеп, Сахалин өлкәсе халыклары ассамблеясе, шулай ук шәһәрнең «Бизнес хатын-кызлары» организациясенең «Гаилә фестивале» проекты белән берлектә үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фойеда татар автономиясенең юбилеена багышланган татар халкының күл эшләнмәләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Килгән кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Бәйрәм кунаклары татар халкының туй традицияләре белән таныштылар. Автономия вәкилләре «Килен төшү» күренешен һәм киленгә су юлы күрсәтү йолаларын оештырдылар. Шул ук вакытта, кунаклар барысы да өстәл артында, татар халкының популяр ризыклары: чәк-чәк, өчпочмак, шулпа, казылыктан авыз итте.

Бәйрәмне «Голдар» башкорт бию ансамбле һәм Тоицк мәдәният йортының «Златница» бию ансамбле куйган татар биюләре бизәде. Ерак араларны якын итеп килгән Оха шәһәре татар автономиясе вәкилләре һәм Хабаровск кунаклары кичәне оештыруда ярдәм итте.

Килгән кунаклар арасында, Көньяе Сахалин вице– мэры Дмитрий Хайбриев бар иде. Ул узенең чыгышында «шәһәр татар автономиясе, шәһәр һәм өлкәнең мәдәни тормышында зур урын алып тора» дип автономия эшчәнлеген югары бәяләде. Бәйрәм барышында, автономиянең аксакаллары: Шәймарданов Динур Нуриевич һәм Ягафаров Габдул Халиковичны һәм 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Харисова Хәмидә Лотфый кызын шәһәрнең рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бәйрәм барышында татар автономиясенең актив вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән буләкләнделәр, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе






Марков: Трамп вполне может приехать в Москву на 9 мая

В Павловском Посаде проводится диспансеризация населения

Почему Москва доплачивает пенсионерам, а многие другие регионы нет

Северный вестибюль станции метрополитена Речной вокзал, 2000–е годы, Москва