Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

7 ноябрь Яңа Татар зиратында Марсель Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр куела

0

Г.Камал театры күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә. Шул уңайдан аның истәлегенә багышланган юбилей чаралары тәкъдим ителә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 ноябрь көндезге сәгать унда Яңа Татар зиратында Марсель Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр куела. Шул ук көнне 11.00 сәгатьтә Чехов урамы, 53 адресы буенча М.Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы булачак.

Искә алу чаралары 15.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда күргәзмә ачылу белән дәвам ителә. 19.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында иҗади очрашу һәм «Баскетболист» спектакленең язмасы күрсәтелә.

Шулай ук 19.00 сәгатьтә Камал театрында юбилей уңаеннан «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең премьерасы була. Чараларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Камал театры һәм театр труппасы катнаша.

7 һәм 9 ноябрь көннәрендә «Шәрык клубы» комплексында Марсель Сәлимҗанов иҗаты турында лекцияләр уза. Лекторлар сәнгать белеме кандидаты Галина Зәйнуллина һәм филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши булачак.

10 ноябрь 18.00 сәгатьтә Камал театрында легендар режиссер Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе. Программада иҗади номерлар һәм хезмәттәшләренең истәлекләре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Владимир Ефимов: При поддержке города в Люблине построят производственный комплекс

"Она сама хотела": цыгане украли 13-летнюю девочку прямо у школы

Школьник проглотил флешку с домашним заданием

В Новогиреево работает клуб многодетных семей