Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Дәүләт Думасында ана капиталын ата-аналарның белем алуына файдаланырга чакырдылар

0

РФ Дәүләт Думасында ана капиталы акчасын ата-аналарның белем алуына файдаланырга рөхсәт итәргә дигән тәкъдим белән чыктылар. Депутат Сергей Колунов Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шул хакта мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий мондый чараның кирәклеген Россиядә магистрларның бакалаврлар яки белгечләргә караганда күбрәк акча эшләве белән дәлилләде. Колунов инануынча, ана капиталын файдалану мөмкинлеген киңәйтү Россия гаиләләренең иркен тормышта яшәвендә уңай чагылыш табачак.

«Дәүләтнең бурычы – җәмгыятьне үстерү, нәкъ менә шуңа күрә дә без яшь ата-аналарга ана капиталы акчасын белем алуга юнәлтү мөмкинлеген бирергә тиеш», - диде парламентарий.

Элегрәк Дәүләт Думасында балалары булмаган хатын-кызларны эшкә алудан баш тартуны тыярга тәкъдим иткәннәр иде. Закон проектында әйтелгәнчә, эш бирүченең хатын-кызларны баласын (ул өч яшькә җиткәнче) карау буенча ялга җибәрмәскә хакы юк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






Беларусь и Россия увеличили в 2024 году торговлю продукцией АПК на 15%

Суд в Москве два раза подряд оштрафовал Telegram

В Олонецком районе не состоится традиционный этап по зимнему дрифту ICE DRIFT CUP KARELIA

Глава «Динамо» Гафин пригласил клуб Криштиану Роналду на Братский кубок