Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда көчле җил сәбәпле кисәтү игълан ителде

0

Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Иртәгә синоптиклар республика территориясендә җепшек кар һәм яңгыр явачак дип вәгъдә итә, урыны белән җепшек кар ябышырга һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Явым-төшем вакытында күз күременең 1-2 километрга кадәр начараюы ихтимал.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә, урыны белән 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +2..-2 градус тәшкил итсә, иртән һәм көндез циклонның җылы секторы зонасында ул +4..+9 градуска кадәр күтәреләчәк. Кичен исә температура +3..-2 градуска кадәр түбәнәя. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Һава шартлары начараюга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанция сакларга, кискен маневрлар ясамаска һәм кисәк тормозга басмаска чакыра. Автомобильләрне агачлар, баганалар, реклама такталары, электр линияләреннән ерактарак калдырырга кирәк. Үз чиратында, җәяүлеләргә яхшылап беркетелмәгән конструкцияләрне әйләнеп үтәргә һәм агач астында тормаска киңәш ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






Трамп лично встретил экс-сотрудника посольства Фогеля после тайного обмена с Россией

Нелегальная реконструкция комплекса зданий автоцентра пресечена в районе Ясенево

Появились кадры, как теряет сознание спортивный комментатор Скворцов

Егорьевские школьники предложили идеи по развитию бизнеса на территории набережной