Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда премиаль маркалы бензин бәясе сизелерлек артты

0

Татарстанда 21-28 октябрьдә премиаль маркалы бензин бәясе сизелерлек кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе 73 тиенгә (0,96 процентка) артты. Аның бер литры 77,55 сум урынына хәзер 78,28 сум тора.

АИ-95 маркалы бензин исә республикада бер тиенгә (0,01 процентка) кыйммәтләнде. Бер литры бәясе 56,38 сумнан 56,39 сумга кадәр артты.

АИ-92 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калды — бер литры 51,90 сум.

Дизель ягулыгы 11 тиенгә (0,17 процентка) кыйммәтләнде. Аның бер литры бәясе хәзер 62,37 сум урынына 62,48 сумны тәшкил итә.

Нәтиҗәдә, Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда бензинның уртача бәясе бер атнада бер тиенгә генә арткан, ягъни бер литры 54,21 сумнан 54,22 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Гомумән бөтен илдә бу вакыт эчендә бензин 0,2 процентка кыйммәтләнгән (бер литры бәясе 58,97 сумнан 59,08 сумга кадәр арткан), дизель ягулыгы бәясе 0,3 процентка арткан (бер литры 67,21 сумнан 67,45 сумга кадәр кыйммәтләнгән).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев опустился на одну позицию в рейтинге ATP






Современный подход к управлению отоплением – CHIZIP T24V

Нелегальная реконструкция комплекса зданий автоцентра пресечена в районе Ясенево

Егорьевские школьники предложили идеи по развитию бизнеса на территории набережной

Почти 35 ЖК построили на юге столицы по программе реновации