Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казан хакимияте туристлык салымы ставкасын 2029 елга 5 процентка җиткерергә тели

0

Татарстан башкаласы хакимияте 2025 елдан түләтелә башлаячак туристлык салымын 5 процентка кадәр җиткерергә планлаштыра. Казан шәһәр Думасы карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Карар кабул ителгән очракта 2025 елда салым ставкасы кунакханәдә яшәү бәясеннән 1 процент, 2026 елда – 2 процент, 2027 елда — 3 процент, 2028 елда – 4 процент, ә 2029 елда — 5 процент тәшкил итәчәк.

Элегрәк, 12 июльдә, РФ Президенты Владимир Путин муниципаль хакимиятләргә туристлык салымы билгеләргә рөхсәт итә торган закон имзалады. Салымның максималь рөхсәт ителгән ставкасы 2025 елдан 2029 елга кадәр ел саен 1 процент пунктына артачак.

Шулай итеп, ТР башкаласы мэриясе туристлык салымын хәзерге вакытта максималь рөхсәт ителгән ставка буенча түләтергә ниятли.

Кичә билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан башкаласында отель һәм кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Минималь сумма исә федераль закон нигезендә көненә 100 сумны тәшкил итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Вероника Кудерметова вылетела с турнира в Дохе






Архангельские кудесники ждут участников Всероссийского зимнего забега

Адвокат осужденного в РФ американца Марка Фогеля подтвердил его освобождение

Забудьте про Турцию: где отдыхать в 2025 году вместо Черного моря

ВСТРОЙКА ЦРУ В РОССИЮ ЛИБО США В СОСТАВЕ РОССИИ? Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?! РИА НОВОСТИ, TIME, Владимир Путин, Дональд Трамп, Илон Маск.