Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Кукмарада социаль ипотека программасы буенча 8 катлы йорт салыначак

0

Республикада торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күптөрле программалар эшләп килә. Шуларның берсе – социаль ипотека программасы буенча тиздән Кукмарада тагын бер күпкатлы йорт төзелә башлавы көтелә. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Бу турыда тулырак район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нияз Ризванов сөйләде.

«Бүгенге көндә Кукмара районында тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль ипотека программасы эшли. Шуның нигезендә Кукмараның Эшчеләр тык­рыгы урамында 8 катлы күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. Ул Кукмарада беренче лифтлы йорт булачак. Анда бер подъезд, 50-60 фатир булыр дип торабыз. Фатирлар саны исәпкә басучыларның ничә квадрат метр мәйданга мохтаҗлыгыннан чыгып ачыкланачак. Шулай ук төзелеш барышында әлеге йортның территориясе тәртипкә китереләчәк, балалар мәйданчыгы, машиналар кую өчен тукталыш эшләнәчәк. Хәзерге вакытта социаль ипотека программасында катнашып, үз фатирын булдырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара», – диде ул.

Исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәве һәм эшләве (хезмәт куючы оешманың хокукый-оештыру формасы мөһим түгел, шәхси эшмәкәр дә, үзмәшгуль дә була ала), һәр гаилә әгъзасына торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмау мөһим.

Социаль ипотека буенча торак бирүдә килешү төзегән һәм торак бина бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша ала. Калган сумманың еллык ставкасы – 7 процент.

Әгәр исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туа икән, 200 мең сум күләмендә компенсация каралган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко снялась для Harper's Bazaar и раскрыла тайны личной жизни






Православные верующие по всей России отмечают Рождество Христово

ВВС Бразилии завершили расшифровку черных ящиков разбившегося в Актау самолета

Reuters описывает последний шанс российской нефти в Индии

Столица русской балалайки: что посмотреть туристу в российском городке Бежецк