Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды

0

Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде.

Шулай ук быел яшьләр үзәкләре биналарына ремонт үткәрелде, ә белем бирү оешмалары дәресләр өчен гомуми суммасы 3,7 миллиард сум (федераль бюджеттан – 3 миллиард сум, калганы – төбәк бюджетыннан) тәшкил иткән заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.

Яңа объектлар исемлегендә җиде мәктәп бар: Казанда өч мәктәп төзелгән, Чаллы шәһәрендә һәм Усад, Көек, Биектау авылларында – берешәр.

Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә укучыларга гомуми һәм өстәмә белем бирү программасын үзләштерергә булыша торган барлыгы 72 «Үсеш ноктасы» үзәге эшчәнлеге оештырылган. Казанның Мәскәү районы 64нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Совет районы 174нче гимназиясе базасында 2 «Кванториум» балалар технопаркы ачылган. Чаллы политехник көллияте базасында «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәге булдырылган.

Мәктәп технопаркларында гамәли физика, химия, биология, менталь арифметика түгәрәкләре эшли. Аларда балалар һәм укытучылар өчен бәйгеләр оештырыла, укучылар һөнәри осталык чемпионатларына әзерләнә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина проиграла американке Крюгер во втором круге турнира WTA в Абу-Даби






Кошки выжили в пожаре в здании Электрозавода в Москве

Депздрав Москвы подтвердил госпитализацию женщин после ЭКО в частной клинике

Авиарейсы задерживаются из-за ночных ограничений в нижегородском аэропорту

Виктор Орбан и Роберт Фицо – товарищи, но не помощники