Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Лениногорск районы кырларында уҗымнар торышын тикшерделәр

0

Лениногорск районы кырларында 2025 ел уңышы өчен барлыгы 13 мең 421 гектарда уҗымнар чәчелгән. Бүгенге көндә аларның торышы канәгатьләнерлек, бөтенләй дә чыкмыйча калган шытымнар юк. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

«Хәзерге вакытта уҗымнарның барысы да чыкты, дөрес, октябрьнең икенче декадасында явым-төшем аз булып, температура режимы да түбән иде. Бу уҗымнар өчен бик үк уңай булмады», – ди «Россельхозцентр»ның Лениногорск бүлеге белгечләре.

Октябрь ае ахырында белгечләр уҗымнар торышын бәяләде. Барлык чәчелгән мәйданның 4 мең 881 гектарында уҗымнар – яхшы хәлдә, 5 мең 885 гектарда – уртача, 3 мең 355 гектарда – начаррак хәлдә, ягъни шытымнар сирәк тишелгән.

Район басу-кырларына 13 мең 421 гектарда чәчелгән уҗымнарның 12 мең 470 гектарында – уҗым бодае, 951 гектарында – көзге арыш, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова обыграла Саснович и вышла в финал теннисного турнира в Румынии






Одна из пострадавших при ЭКО в столичной клинике находится в реанимации

В Москве приостановили работу клиники, где женщины получили сепсис при ЭКО

Не каждому по карману: стало известно, что Наташа Королева отдаст кругленькую сумму за операцию невестки

В Воронежской области ребенок случайно ранил себя из пневматики