Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Татарстанда кышкы тәгәрмәч бәяләренең күпмегә артканы билгеле

0

Ел башыннан бирле Татарстанда кышкы шиналарга бәя 4 процентка арткан, бер покрышка өчен уртача бәя 6 меңнән артыграк. Бу хакта «Татар-информ»га «Гадел билге» маркировка буенча дәүләт системасы операторы матбугат хезмәтендә хәбрә иттеләр.

«Татарстанда 2024 елның гыйнвар-август айларында кышкы шиналар сату, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 46 процентка арткан. Ә бәя 4 процентка арткан һәм бер покрышка бәясе уртача 6072 сум», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Кышкы шиналар арасында сатуларның иң зур үсеше «Шипланмаган җиңел шиналар» категориясендә теркәлгән: күрсәткеч 89 процентны тәшкил итә. Бәя, 6 процентка, бер шина өчен 4864 сумга кадәр арткан. Ихтыяҗ буенча икенче урында – җиңел шипланган шиналар. Аларны сату 32 процентка, ә бәя 6 процентка, ягъни 7280 сумга кадәр арткан.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 2024 елның гыйнвар – август айларында бер покрышканың уртача бәясе (җәйге резинаны да кертеп) узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 процентка арткан һәм якынча 7 мең сум тәшкил итә дип хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев поднялся на девятое место в рейтинге АТР, опередив американца Пола






Shоt: у Ефремова в ИК обнаружили смартфон с выходом в интернет

Бывшего руководителя отдела СКР Таганрога оставили в СИЗО до 24 мая

Сиделка украла у московского пенсионера 450 тыс. рублей с карты

Подмосковный театр «Русский балет» выступит для участников СВО 28 февраля