Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда Коксаки вирусы белән авыручылар арту күзәтелми

0

Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелми. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр.

Энтеровирус инфекциясе сезонлы авыру, бик нык арту очраклары гадәттә июль-август айларына туры килә. Көзен исә, киресенчә, кими. Хәзер табиблар берән-сәрән очрак кына терки.

Бу авыру нигездә җиңел һәм уртача формада уза. Авыруга хас сыйфатлар: температура күтәрелә, аяк-кул, баш тиресенә тимгелләр чыга.

Көзен бу авыруның кимүе Коксаки вирусының түбән температураларны авыр кичерүенә бәйле. Һава температурасы 6 градустан түбән булса, ул үрчүдән туктый.

Шулай да, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактика чараларын сакларга өнди. Кулларны сабын белән даими юарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә юып ашарга, кайнаган су эчәргә кирәк.

«Татар-информ» Россия төбәкләрендә Коксаки вирусы ачыкланганнан соң, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар уздыруны тикшерәчәк дип язган иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина установила рекорд в матче с чемпионкой Australian Open






Гольф, кипы документов и отсутствие выходных: как проходят дни лидеров разных стран

Как уроженец Симбирска Николай Арнольд стал белогвардейским поэтом-пропагандистом

Нотариус Радченко рассказал, в каком случае наследство может перейти государству

Новый штраф за старую плиту: кого коснется нововведение и сколько придется платить