Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Мәрҗани мәчетендә Татарстан мәдрәсәләре шәкертләре арасында Коръән бәйгесе үтте

0

Бүген, 5 ноябрьдә, Мәрҗани мәчетендә Татарстанның мөселман уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чара мондый форматта бишенче ел рәттән үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

Бәйгедә бишәр кешедән торган 11 команда катнашты. Алар арасында Казан ислам университеты, Россия ислам институты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе шәкертләре, шулай ук Казанның «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бөрбаш балалар пансионаты (Балтач районы) укучылары бар иде.

Әлеге чара татар мәкаме белән Коръән укып башланды – аны Казан ислам университетының Коръән укытучысы Нурислам хәзрәт Әбсәләмов укыды. Аннары Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов дога кылды.

Бәйге ачылышында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Коръән – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булырга тиеш: без аны ятларга, сакларга, өйрәнергә һәм дөрес итеп укырга тиешбез.

Конкурста катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Низамов сәламләде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда Коръәнне яттан уку буенча бәйгеләр артканнан арта бара һәм алар киләчәктә дә үткәреләчәк. Булат хәзрәт шулай ук Коръәнне өйрәнү һәм ятлау саваплы гамәл булуын искәртте. Быелгы бәйгедә беренче тапкыр Бөрбаш балалар пансионаты укучылары да катнашты.

Бәйге ике номинациядә үткәрелде: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Конкурста катнашучылар таҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиешләр иде. Бәйге түбәндәге тәртиптә үтте: һәр командага бирем бирелде, аннары алар фикер алышты һәм чыгыш ясаучыны билгеләде һәм жюри каршына чыгып Коръәннән өзекләр укыды. Шулай итеп, һәр команда чиратлашып үзенең күнекмәләрен күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев проиграл 121-й ракетке мира на Australian Open






В Госдуме предложили оставить в ОГЭ только два предмета

На федеральной трассе М-2 «Крым» в Орловской области открылась новая АЗС

Ушаков: контактов Москвы с командой Трампа пока не было

Карпов: Бителло близок к уходу из «Динамо», «Ботафого» заплатит €18 млн