Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда Татарстан Конституциясе көне алдыннан интеллектуаль квиз-уен узды

0

Сишәмбе, 5 ноябрьдә, Казан Кремлендә интеллектуаль квиз-уен һәм «Гражданлык сәгате» акциясе узды. Чараны ТР Конституциясе көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» ТР балалар һәм яшьләр хәрәкәте Казан җирле бүлеге белән берлектә һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды.

Яшь гвардия матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучылар квиз-уен кысаларында Татарстан Республикасы Конституциясе, шулай ук республика тарихы, үсеше һәм казанышлары турында күбрәк белә һәм призлы урыннар өчен көрәшә алган. «Ярышлар» нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаучылар билгеләнгән. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Квизда Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары, шулай ук мәктәп укучылары катнашты. Уенда барлыгы 100дән артык катнашучы булды.

Чарада мәртәбәле кунаклар – VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте Казан җирле бүлеге советы Рәисе Динар Бариев та булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина выдала тяжелый матч за полуфинал турнира в Абу-Даби






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Гимнастка из Новомосковска завоевала "Кубок суперзвезд" в Москве

Дмитрий Маргун раскрыл, как правильно использовать профнастил с высоким профилем для максимальной эффективности

В Ярославле идут транспортные войны из-за отмены наличной оплаты