Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казан музыкантлары – скрипкачы һәм пианист Халыкара бәйгедә җиңү яулады

0

Казан музыкантлары Яков Асташин (скрипка) һәм Сәет Хөсәенов (фортепиано) Алиса Гицба исемендәге Халыкара бәйге-лабораториядә җиңү яулады. Ике музыкант та Казан консерваториясендә укый, Яков Асташин исә Казанның La Primavera камера оркестрында уйный. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына оркестрның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Конкурска ун илдән 200дән артык гариза килгән. Беренче тур өчен катнашучылар үз чыгышларының видеоязмаларын тәкъдим итте, ә икенче тур Мәскәүдә узды. Сайлап алу турын уңышлы узучыларны өченче, соңгы турда катнашу өчен Абхазиягә чакырдылар. Финалда Казан дуэты Альфред Шниткеның (быел аның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәләр) скрипка һәм фортепиано өчен 1нче Сонатасын башкарды.

Музыкаль бәйге – Абхазия Республикасы Хөкүмәте, ә быелдан башлап РФ Мәдәни инициативалар президент фонды ярдәмендә дә уза.

«Без конкурс турында интернетта белдек һәм үз көчебезне сынап карарга уйладык. Әзерлек катлаулы булды. Казанда БРИКС саммиты барган вакытта кертелгән чикләүләр аркасында өйдә репетиция ясарга туры килде. Бәйгедә бик көчле музыкантлар катнашты. Дөресен әйткәндә, без җиңәрбез дип уйламадык та. Һичьюгы беренче өчлеккә керү турында хыялланган идек», - диде Яков Асташин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Автор уникального достижения высказалась о победе над Рыбакиной






Песков: посмотрим, насколько серьезны планы республиканцев вывести США из ООН

Мир тентов – технологии защиты и комфорта

Овчинский: в Свиблове продолжается строительство ЖК по реновации

Владимир Ефимов: Семь бывших промзон реорганизуют в ЮВАО по программе КРТ