Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Лениногорск районының Иске Писмән авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

0

Халыклар бердәмлеге көнендә Лениногорск районының Иске Писмән авылында республика программасы буенча капиталь ремонттан соң 300 урынлы мәдәният йорты янә ачылды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

Иске Писмән халкы бу бүләкне күптән көткән иде, чөнки клуб бинасы 1991 елда ачылып, шуннан бирле ремонт ясалганы булмаган. Бина эче салкын, кышын бигрәк тә, туннар, курткалар киеп репетицияләр уздырганнар. Мәдәният йорты – авылның үзәге бит. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин килгән иде.

Мәдәният йортының тышкы ягы да, эчке ягы да тулысынча үзгәргән. Эшләр һәм җиһазлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча авыл мәдәният йортларын төзү һәм капиталь ремонтлау республика программасы буенча финансланган.

«Бүген авылдагы мәдәният учреждениесе үзенең икенче туган көнен билгеләп үтә. Клуб – төрле милләт халкын берләштерүче урын. Иске Писмәндә төрле милләт яши. Мәдәният йорты халык өчен озак эшләсен, иҗатка дәртләндереп торсын», – диде Марат Гирфанов.

Клуб бинасын үзгәртүдә ярдәм иткән өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына, республика инвестиция-төзелеш идарәсенә, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенә, район башкарма комитетына һәм Иске Писмән авыл башлыгына рәхмәтен белдерде.

Мәдәният йортының стеналары, идәне, түшәмнәре, фасады, керү өлеше ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган. Яктырткычлар тулысынча үзгәргән. Тамашачылар залында яңа утыргычлар. Моннан тыш сәхнә өчен кирәкле җиһазлар, музыка җиһазлары алынган, яңа мебельләр дә куелган. «Чыннан да, хәзер мәдәният йортын танып булмый. Хәзер биредә якты, матур, җылы. Авыл өчен бик тә мөһим урын булып тора», - ди район мәдәният йортлары учреждениесе директоры Светлана Костылева.

Бу көнне учреждение фойесында көзге тематикага кул эшләре күргәзмәсе һәм балалар өчен иҗади мастер-класслар узды. Иске Писмән авылы артистлары шундый шатлыклы вакыйгага концерт күрсәтте, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

Открытие Игр в Париже, допинг Синнера и Свёнтек и заявление Федорищева: главные скандалы 2024 года в спорте






Беременная дочь Анастасии Заворотнюк прилетела в Россию

Квартирное дарение: россиян настоятельно призывают к быстрому оформлению

Налоговая просит суд взыскать долг «Евро-Керамики» с ООО «Ресурскапитал»

Тагильчанка едва не стала жертвой мошенников, позвонивших под предлогом проверки счётчиков на электроэнергию