Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә ике өстәмә ял көне бирергә тәкъдим иттеләр

0

Пенсия алды яшендәге гражданнар диспансеризация узу өчен елына ике эш көненә эштән азат ителергә мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина.

«Диспансеризация узу өчен пенсия алды яшендәге хезмәткәр эш бирүче тарафыннан елына ике эш көненә эштән азат ителә. Бу көннәрне рәттән дә, аерым да кулланырга була. Бу вакытта эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана», - дип хәбәр итте ул.

Стенякина аңлатканча, пенсия алды яшендәге хезмәткәр булып картлык буенча иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә кадәр биш елдан азрак вакыт калган гражданнар санала.

«Әйтик, 2024 елда гомуми билгеләнгән пенсия яше — ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 60 яшь. 2028 елга кадәр Россиядә пенсия реформасының күчеш чоры гамәлдә. Шуңа бәйле рәвештә, 2024 елда 1962-1964 елларда туган ир-атлар һәм 1967-1969 елларда туган хатын-кызлар пенсия алды яшендәге хезмәткәр булып санала», - дип өстәде депутат.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова вышла в финал квалификации турнира WTA-1000 в Дубае






Смолянин потерял 33,5 млн рублей на Bybit из-за волатильности

Театр Камала назвали лучшим зданием, построенным в России за 30 лет

В России хотят ввести выплату за долгий брак: какие пары смогут ее получить

В Москве завершился II Всероссийский форум «Молодые ученые педагогических университетов – технологическому суверенитету России»