Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Буа мөхтәсибәтендә «Дога бәйгесе» үтте

0

Буа шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә ел саен уза торган «Дога бәйгесе» үтте. Аны район мөхтәсибәте оештырды. Әлеге чараны оештыруда мәчет имамы Марат хәзрәт Хәйбуллин һәм мөхтәсибәт хезмәткәре Шамил хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук жюри әгъзалары: Рөстәм хәзрәт Баһаветдинов һәм Рәис Нәгыймуллин катнашты.

Конкурста төрле авыллардан – Түбән Наратбаш, Килдураз, Бикмураз һәм Буа шәһәренең үзеннән килгән мәктәп яшендәге 20 бала катнашты. Балалар көзге каникул вакытында ятлаган догаларын укып күрсәтте.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Наратбаш авылыннан Азалия Сибгатуллина, икенче урында шул ук авылдан Алмаз Сибгатуллин, өченче урынны Бикмураз авылыннан Камилә Шәкүрова яулады. Аларның һәрберсенә балалар товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса