Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллык юбилеен үткәрделәр

0

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллык юбилеен үткәрделәр. Әлеге мәктәп 1969 елның 1 октябрендә тәүге тапкыр үз ишекләрен ачкан, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.

Юбилей тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнашты.

«Биредә искиткеч педагоглар эшли, талантлы балалар укый. Без мәктәп белән бергә чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурланабыз, аларның күбесе профильле уку йортларына укырга керәләр. Мәктәп коллективын бу истәлекле дата белән котлыйм. Киләчәктә мәктәпнең чәчәк атуын, үсүен, укытучыларга сәламәтлек, иҗади илһам, укучыларга уку теләге, уңышлар һәм сәнгатькә мәхәббәтне саклауларын телим», – диде Рамил Тәлгать улы.

Район җитәкчесе мәктәпкә юбилей уңаеннан 500 мең сумлык сертификат тарпшырды.

Тарих битләренә күз салсак, мәктәп оешканда ул 25 урынга исәпләнгән булган. Анда балалар фортепиано һәм баян бүлекләрендә белем алган. 1994 елда – сәнгать, 1996да – хореография бүлекләре ачыла.

2005 елда мәктәпнең яңа, ике катлы бинасы ачыла. 2021 елда ул капиталь ремонтлана. Хәзер биредә музыкаль, хореография, декоратив-гамәли, сәнгать, фольклор, театраль һәм эстетик үсеш юнәлешләре буенча 10 бүлек эшли. 400дән күбрәк балага 25 укытучы белем бирә, күбесе югары белемле, араларында бишесе - «Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исем ияләре.

Мәктәп коллективы белән озак еллар Рәмзия Ганиева, Наталья Иляева җитәкчелек итте. Хәзер директор Елена Хитарян. Елена Мартиновна 1995 елдан алып мәктәптә концертмейстер булып эшли башлый. Соңгы ике елда – җитәкче вазифасында.

«Укытучыларыбыз тәҗрибәле, иҗади шәхесләр, рәхәтләнеп эшлиләр, сәләтле балалар әзерлиләр, алар халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар», - ди җитәкче.

Бәйрәм барышында мәктәп коллективы исеменә бик күп җылы сүзләр, котлаулар яңгырады. Укытучыларга бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Балалар сәнгать мәктәбендә укучы балалар һәм чыгарылыш укучылары, укытучылар сәхнәдән җырлар, биюләр, музыка әсәрләре башкардылар, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Во Франции на теннисном турнире ATP показали флаг России






Секретная Служба США (СССР) СПОСОБНА ОТРАВИТЬ США "X"? РИА НОВОСТИ, TIME, В.В. Путин, Дональд Трамп, Илон Маск. СПАСЕНИЕ ВОЗМОЖНО! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Шестилетняя девочка выпала из окна девятого этажа и погибла в Новой Москве

Президент Эстонии Карис: Европе нужно ввести полный запрет на торговлю с Россией

В Красноярске два ТЦ загрязняли воздух в жилой застройке