Равил Гайнетдин Карабахның яңадан торгызылган тарихи мәчетләрендә намаз укыды
7 ноябрьдә дистәләгән илнең рухи лидерлары һәм дин эшлеклеләре азат ителгән Карабахның Физули, Агдам, Ханкенди һәм Шуша шәһәрләрендә булды. Сәфәр Бакудагы Дин эшлеклеләре глобаль саммиты кысаларында оештырылды. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Карабахның яңадан торгызылган тарихи мәчетләрендә намаз укыды һәм дога кылды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар төбәк әһәмиятендәге мәдәният һәйкәлендә - 1868 елда Агдам шәһәрендә төзелгән Җомга мәчетендә һәм Шуша шәһәрендәге Гёвхар ага мәчетендә бергәләп намаз укыды. Гёвхар ага мәчетенең тарихы 1750 елдан башлана, ә хәзерге архитектура рәвешендә ул 1883 елда кабат төзелгән. Карабах азат ителгәннән соң ике Аллаһ йорты да Азәрбайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев ярдәме белән яңадан торгызылган.
«Миңа Карабахка барып, яңадан торгызылган тарихи мәчетләрне үз күзләрем белән күрү һәм әлеге төбәккә тыныч тормышның әйләнеп кайтуына инану бик мөһим иде. Мин Аллаһы Тәгаләгә бу тынычлыкны саклау һәм ныгытуын, Карабахның борынгы җире һәм анда яшәүче халыкларның чәчәк атуын сорап мөрәҗәгать итәм», - дип шәрехләде Россия мөселманнарының рухи лидеры республика матбугатында үзенең сәфәрен.