Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда «Татарча диктант»2024 акциясе башланып китте

0

«Татарча диктант» акциясенең төп мәйданчыгы – Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» 2024 акциясе башланып китте.

Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган.

Фото: ©

Катнашучыларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек тәкъдим ителә. Текстны филология кандидаты, татар теле белеме кафедрасы дрценты Рамилә Сәгъдиева укый.

Россия Федерациясе төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым - яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә), чит илләр өчен Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан (җиңел дәрәҗә) өзекләр тәкъдим ителә.

Диктанты онлайн язарга теләүчеләр өчен 8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында диктант уку эфиры оештырыла.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылган. Ул ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнгән.

Шулай ук, быел «САФ» балалар радиосында да 8-10 ноябрь көннәрне 11:00 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант язу мөмкинлеге булачак. Аларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзек укылачак.

Язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләр http://diktant.tatarhttps://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






Министр молодежи Петр Шамаев: "Главное - живой"

Туристы могут массово приехать в Петрозаводск на майские

Якутская картошка признана одной из самых вкусных в России

Ранняя весна в Москве: прогноз Гидрометцентра и воздействие снега