Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Казахстан арасында үзара аңлашу дәрәҗәсе югары

0

Татарстан белән Казахстан арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек дәрәҗәсе югары. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү хатында шулай дип белдерде. Аны Казанда Казахстан Республикасы көне уңаеннан кабул итүдә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев укыды.

«Татарстан белән Казахстан арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек дәрәҗәсе югары булуына канәгатьмен. Илләребезнең стратегик партнерлыгы мәнфәгатьләрендә үзара бәйләнешнең күпкырлы потенциалын гамәлгә ашыру буенча алга таба актив уртак эшчәнлеккә әзермен», - диелә Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.

Васил Шәйхразиев Татарстан белән Казахстанның бик күп өлкәләрдә (икътисад һәм мәдәнияттән башлап IT-технологияләр һәм мәгарифкә кадәр) хезмәттәшлек итүен әйтте. Ул быел Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Татарстанга инде ике тапкыр килүе искәртте, бу мөнәсәбәтләрнең аерым дәрәҗәсе хакында сөйли.

Тантаналар залында Казахстанга багышланган фотокүргәзмә, шулай ук милли эчемлекләр һәм Алматыдан махсус китерелгән алмалар тәкъдим ителгән иде.

«Сәнәгать кооперациясе өлкәсендә Казахстан һәм Россия арасында хезмәттәшлекнең югары үсеш динамикасын билгеләп үтәсем килә. Россиянең күп кенә әйдәп баручы компанияләре безнең партнерларыбыз булды. Илләр арасында инвестицион хезмәттәшлек дәрәҗәсе дә югары. Соңгы 17 елда Россия тарафыннан Казахстанга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме - 20 миллиард, ә Казахстан Россиягә керткән инвестицияләр 6 миллиард долларга җитте», - дип искәртте Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков.

Тантаналы чарадан соң кунакларны казах җырлары һәм биюләреннән торган бәйрәм концерты, шулай ук милли ашлар тәкъдим ителгән банкет көтә иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Кори Гауфф

Кори Гауфф проиграла Марте Костюк во втором круге «тысячника» в Дохе






Анастасия Агафонова вошла в Топ-3 рейтинга руководителей подразделений private banking

Всемирный дебют уникального арбалета-автомата BearHunter HARAON

Швыдкой: Более 20 стран примут участие в «Интервидении»

В Москве пройдут торги по приобретению земельного участка и здания на севере города