Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Россиядә квадроберларны мәктәпкә кертмәскә тәкъдим иттеләр

0

Свердловск өлкәсе ата-аналар комитеты башлыгы Людмила Золотницкая квадробика белән шөгыльләнүче балаларны мәктәпкә кертмәскә чакырды. Бу хакта Ura.ru сайты яза.

Аның фикеренчә, квадробика белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары башка балаларга куркыныч тудырырга мөмкин.

«Бездән күптән түгел: «Квадроберларны мәктәпкә кертмәделәр, нинди тәртипсезлек бу», - дип сорадылар. Мин аларга дөрес эшләгәннәр, алар дүрт аякта йөри, бу башкалар өчен дә, үзләре өчен дә куркыныч, гомумән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бар, аларны үтәргә кирәк, дип җавап бирдем», - диде Золотницкая.

Аның сүзләренчә, әгәр бала хайваннарга хас колаклар киеп йөрсә, моның бернинди начарлыгы да юк. Әгәр инде бу хәрәкәткә тулысынча кереп китә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңайсызлык тудыра икән, бу чып-чын проблемага әверелә.

Элегрәк Дәүләт Думасындагы мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Денис Михайлов парламентның түбән палатасында квадроберлар субкультурасына контроль урнаштырачак закон проекты әзерләнүе хакында хәбәр иткән иде. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Айрат Фәррахов квадробингны закон нигезендә тыюга каршы чыкты. Ул үз позициясен әлеге хәрәкәт Хөкүмәт тарафыннан зур игътибарга лаек түгеллеге белән аңлатты. Моннан тыш, Дәүләт Думасының гаиләне саклау комитеты рәисе Нина Останина квадроберларны мыскыл итәргә тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Пэм Шрайвер

Трофеи чемпионки Олимпийских игр по теннису Шрайвер вернулись к ней после кражи






В Ульяновской области леса станут здоровее

Стала известна стоимость квартиры актера Петрова, которую он продал в Москве

Стала известна причина ареста экс-замглавы правления «Роснано» Подольского

Арина Шарапова: Наша страна побеждала всегда