Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Равил Гайнетдин Азәрбайҗан Фәннәр академиясендә Россиядәге ислам турында сөйләде

0

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе делегациясе Азәрбайҗан фән эшлеклеләре белән очрашты. Очрашу Азәбайҗан Милли Фәннәр академиясендә узды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе телеграм-каналында.

Россия кунакларын Фәннәр академиясе президенты, академик Гайсә Хәбиббәйли каршы алды һәм РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең чыгышыннан соң аңа «Габдулла Тукай и Азербайджан» исемле китабын бүләк итте.

Китап Тукайның Азәрбайҗан матбугаты һәм әдәбияты белән элемтәләренә багышланган, шагыйрьнең 135 еллыгына нәшер ителгән булган. Бүләкне кабул иткәннән мөфти Гайнетдин бөек татар шагыйренең «Китмибез!» шигырен искә төшерде, өзеген залдагыларга да укып күрсәтте.

Мөфти Азәрбайҗан академигына Екатерина II указы белән 1787 елда бастырылган Коръәннең репринт басмасын бүләк итте, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв вышел во второй круг турнира ATP 500 в Роттердаме






Развратившего школьницу иностранца арестовали в Подмосковье

Креативный бум у ЦУМа: российские бренды переосмыслили символ Китайского Нового года

В Москве задержан многократный чемпион РФ по легкой атлетике Толстихин

Весенние морозы будут суровее зимних: синоптики рассказали о погоде в марте и апреле