Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

«Мөхәммәдия» шәкертләре «Татарча диктант» язды

0

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Галиуллина мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы 100 егеткә һәм кызга яздырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чара татар телен яратучыларны берләштерү, татар телендә хаталарсыз язарга өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

Диктантны язуда катнашучыларга катлаулылыгы буенча өч текст тәкъдим ителде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре катлаулы вариантны сайлап, Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язды.

Искәртеп үтик, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә шәкертләр өчен атнасына ике тапкыр татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы дәресләре үткәрелә. Алар шулай ук татар дин галимнәренең тарихын, иске имляда язылган хезмәтләрне, вәгазьләрне, кулъязмаларны өйрәнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рублёв вышел в полуфинал турнира ATP в Монпелье на отказе Басилашвили






В Подмосковье суд вынес приговор военным за хищение с оборонного предприятия

Добровольская, Линч, Немоляев. Кого мы потеряли в январе 2025 года

В центре Москвы произошел пожар в многоквартирном доме

Вдова Караченцова, актриса Поргина уехала в Дубай