Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Метеоролог Казанда ял көннәренә һава торышы турында сөйләде

0

Бу ялларда Казанда аномаль җылы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы 4 градуска кадәр күтәрелә, төнлә дә уңай температура була. Бу хакта бүген «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Күпьеллык климатик мәгълүматлар буенча, хәзер температура нормада -2 градус булырга тиеш. Алдагы көннәрдә ул уңай булачак. Шәһәрдә берничә көн рәттән аномаль җылы көтелә. Бу безнең циклонның җылы секторында калу белән аңлатыла. Шимбә һәм якшәмбе – бу атнадагы иң җылы көннәр булачак. Ә соңыннан без циклонның тыл өлешендә калабыз. Дүшәмбе һәм сишәмбе көнне температура төшә башлый», – диде ул.

Алдагы декадада Казанда шулай ук аномаль җылылык көтелә. Ноябрь уртасына кадәр температура күпьеллык климатик нормадан берничә градуска югары булачак, диде профессор.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса