Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Эчке эшләр министрлыгына рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту вәкаләтләрен бирергә мөмкиннәр

0

РФ Эчке эшләр министрлыгына традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча яңа вәкаләтләр бирергә телиләр. Президентның шул хактагы указ проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Проектның аңлатма язуында әйтелгәнчә, ул Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән 2024-2026 елларга исәпләнгән дәүләт сәясәте кысаларында әзерләнгән.

«2 пунктны түбәндәге эчтәлектәге («Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән эшчәнлеген гамәлгә ашыру») 7 ярдәмче пункт белән тулыландырып, үзгәреш кертергә», - диелә документта.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Эчке эшләр министрлыгының төп бурычлары эчке эшләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, әлеге өлкәдә норматив-хокукый җайга салу, шулай ук гражданнарның хокукларын, сәламәтлеген һәм ирекләрен яклау, эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен, пенсия алу хокукы белән эштән җибәрелгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзаларын хокукый яклауны да кертеп, җәмәгать иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






В Подмосковье сотрудники Росгвардии почтили память Героев Сталинградской битвы

Захарова: Россия готова решить вопрос с регистрацией "Русского дома" в Баку

Диетолог назвала полезный и питательный вариант завтрака

В Казани к 2034 году построят крупнейшую в России яхтенную марину