Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

«Татар кызы Мордовия – 2024» бәйгесендә катнашучылар белемнәрен күрсәтте

0

6 ноябрьдә Рухи-мәдәни үзәктә «Татар кызы Мордовия – 2024» бәйгесенең интеллектуаль этабы узды. Сайлап алу турыннан аңа 9 кыз узды. Кызларга 17-24 яшь. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Интеллектуаль этапта бәйгедә катнашучылар сорауларга җавап биргән. 20 биремнән торган тестта татар киеме, татар әдәбияты, татар теле һәм язуы үзенчәлекләре, дөньяга танылган татарлар, татар бәйрәмнәре, Мордовиянең татар авыллары, татар халкы тарихы турында берничә блок булган.

Мәсәлән, татар хатын-кызлары костюмы турында сорауларга дөрес җавап бирү өчен кызларга аның хәситә, итәк һәм калфак кебек өлешләре турында белергә кирәк булган. Шулай ук алар татар ашлары, аларның составы (зур бәлеш, кыстыбый, пәрәмәч, чәкчәк) турында белемнәрен күрсәткән.

Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, авыл мәктәпләрендә белем алган кызларга сынауны узу җиңелрәк булган. Алар анда туган телне дә, татар әдәбиятын да, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны да өйрәнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина сделала неожиданное признание о себе






С начала 2025 года смерть забрала десятки актеров России

Сотрудники Росгвардии оказали помощь пожилой москвичке

Комлесхоз Подмосковья напомнил правила поведения при встрече с лосем

Российский артиллерист рассказал о боевой работе гаубицы «Мста-С» в зоне СВО