Чирмешән районы бюджетының 63 проценты мәгариф тармагына бүленгән
Киләсе елда Чирмешән район бюджеты 1 миллиард 161 миллион сум күләмендә булыр дип фаразлана. Ул дефицитсыз, ягъни чыгымнар белән керемнәр тәңгәл. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров хәбәр итә.
Район Советының 47нче утырышында депутатлар төп мәсьәлә – «Чирмешән муниципаль районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына бюджеты» проекты хакында фикер алыштылар. Районның киләсе ел бюджеты, 2024 ел белән чагыштырганда, 131 миллион сумга күбрәк күләмдә тәкъдим ителә. Аның 80 проценты социаль тармакка: мәгарифкә 734 миллион сум (63 процент), мәдәнияткә – 169 миллион сум (15 процент), шулай ук физкультура һәм спорт тармагына бүленгән.
Район башлыгы Советы рәисе Рамил Әйбәтов алып барган утырышта депутатлар бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Тиздән депутатлар, халык тыңлаулары үткәннән соң, район бюджетын раслаячак.
Гомумән, Советның әлеге утырышында барлыгы 12 мәсьәлә каралды.