Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Николай Пуртов: Төмән өлкәсе туристик потенциалы ягыннан Татарстанга тигезләшә

0

Төмән өлкәсе туристик потенциалы ягыннан Татарстанга тигезләшә. Төмән өлкәсенең «Инвестиция агентлыгы» фонды генераль директоры Николай Пуртов II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» форумында журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Татарстан үзенең мәдәни һәм рухи мирасы буенча да, сәнәгать күзлегеннән дә Төмән өлкәсенә якын. Республикада нефть-газ сәнәгате, нефть химиясе үсеш кичерә. Бездә дә шулай ук. Биредә уртак перспективалар күзгә ташланып тора. Инвесторларыбыз «Казан Экспо»дагы форум күргәзмәсендә катнаша. Безгә керүче Кытай инвесторларына Татарстан да кызыклы. Без төбәкләр буларак биредә үзара хезмәттәшлек итә алабыз», - диде Пуртов.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Ул Төмән өлкәсенең туризм линиясе буенча да Кытай белән хезмәттәшлекне үстерергә ниятләвен әйтте. «Татарстаннан аермалы буларак, бүген бездә туристлык агымы чикләнгән. Чөнки безнең Кытай белән туры авиаэлемтә юк», - дип искәртте фонд директоры.

Әмма, аның сүзләренчә, Төмән өлкәсендә Кытай туристлары өчен «Мәскәү плюс» программасы әзерләнгән. Кытай туристлары Мәскәүгә килеп, шуннан самолетта Төмәнгә оча ала. «Туристларның безгә өч көнгә килү мөмкинлеге бар. Бездә мәдәни, танып белү һәм рекреация юнәлешләрендәге махсус туристик маршрутлар гамәлдә», - дип искәртте Пуртов.

Ул билгеләп үткәнчә, Төмән өлкәсе – «Кытай өчен ачылып килүче төбәк». Узган ел ике арадагы товар әйләнеше 700 миллион долларга якын тәшкил иткән. «Ул быел да шул ук дәрәҗәдә. Бераз үсеш булыр дип уйлыйм. Бездә Кытай студентларының саны арта. Узган ел алар 99 иде, бүген инде 130 студент белем ала», - диде фонд директоры.

Пуртов шулай ук Төмән өлкәсенең Кытайның «Тайхэ Шэньси» дәүләт корпорациясе белән инвестицион меморандум имзалавы хакында хәбәр итте. Документ нигезендә, компания нефть-газ торбалары һәм җиһазлар җитештерү өчен әлеге төбәкнең икътисадына 100 миллионнан артык юань инвестицияләргә ниятли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Фоньини о целях в 37 лет: «Быть в форме, насколько это возможно, и играть в основной сетке «Больших шлемов»






В Москве арестовали американца по подозрению в контрабанде наркотиков

НОВАТЭК: Санкции не ослабляют, но компания сохраняет позиции на рынке газа

Автобус врезался в отбойник на Дмитровском шоссе в Москве, есть пострадавшие

Три человека пострадали при столкновении электрички с грузовиком под Брянском