Дмитрий Песков Россиядә YouTube эшендә проблема сәбәбен аңлатты
Россиядә YouTube видеохостингы эше акрынаюның сәбәбе булып хостинг Россия законнарын үтәргә теләмәү ( бу мәҗбүри булуга карамастан) тора. Бу хакта РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
Моңарчы Россия лидеры Владимир Путин Россиядә чит ил сервисы эше акрынаюны тикшерергә вәгъдә итте.
«Сез бу сервис хуҗасының позициясен беләсез. Ул Россия Федерациясе законнарын үтәми – компания тиешле җиһазларны алыштырмый һәм яңартмый. Шундый проблемалар бар» - диде Кремль вәкиле журналистларга.
Кичә кайбер телеграм-каналларда Россия территориясендә YouTube кабат эшли башлау турында мәгълүмат чыкты. Бу хакта мәгълүмат Путин РФ халык артисты Карен Шахназаров белән очрашу турында хәбәрләрдән соң актив тарала башлады. Артист сервис эшен торгызырга кирәклеге турында фикерләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Россиядә YouTube элеккечә акрынайтылган режимда эшли.
Исегезгә төшерик, агымдагы елның июлендә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор), хостингта тыелган контент булу сәбәпле, YouTube эшен акрынайта башлады.