Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Сәфәров Нагумановка «Татарстан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медален тапшырды

0

ТР Рәисе Указы Рөстәм Миңнеханов указы белән Тимур Нагуманов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале белән бүләкләнде. Әлмәт районының элеккеге башлыгына югары бүләкне муниципалитет Советы сессиясендә ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

«Рөстәм Нургалиевич исеменнән Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасында актив һәм нәтиҗәле эше өчен Тимур Дмитриевичка рәхмәт сүзләре әйтергә рөхсәт итегез», - диде ул.

Тимур Нагуманов муниципаль берәмлекне 2019 елдан бирле җитәкләде. Бүген ул яңа эшкә күчүгә бәйле рәвештә вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде.

Нагуманов саубуллашканда коллегаларына рәхмәт белдерде. «Барлык җитәкчеләргә, барлык активка бик зур рәхмәт, бергәләп эшләве бик кызык һәм нәтиҗәле булды. Минем өчен бу биш ел ярым хәтердә зур плюс булып сакланачак. Мин бу вакытны уңай яктан гына искә алачакмын. Без күп нәрсәгә ирештек дип саныйм», - диде ул.

«Ахырга кадәр хәл ителмәгән мәсьәләләр дә, әмма алга таба алар белән ничек эшләргә икәнен аңлау да бар. Биредә утыручыларның барысына да уңышлар телим. Бу елларда без кичергән хәлләрдән соң инде берни дә куркыныч түгел дип уйлыйм, шуңа күрә барысы да киләчәккә ышаныч белән карый», - дип сүзен төгәлләде Тимур Нагуманов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Татшина»ның элеккеге директоры Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районының яңа җитәкчесе итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Джеки Чан посетил разминку теннисистки Арины Соболенко






Подруга BroDude: Яна Алексенцева

В Метрогородке запустят новый благотворительный проект для поддержки особенных детей

«Зима в Москве»: какие блюда приготовят горожанам в честь китайского Нового года

Shaman, Янис Тимма, генерал Кириллов и... А.С. ПУШКИН. Сенсационное видео! Очень важные данные! Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!