Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов «Минем бизнес. E-com» форумы катнашучыларын сәламләде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Минем бизнес. E-com. Сатуларны активлаштыру коды» катнашучыларын сәламләде. Форум «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында уза.

Форумны ачу тантанасында мөрәҗәгатьне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев укыды.

«Интернет-сәүдә – иң динамик үсеш алучы тармакларның берсе. Татарстан бу өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Республикада электрон коммерциягә ярдәм итүнең үз программасы булдырылды һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу программада катнашучылар өчен уңай шартлар тудырды. Хәзерге вакытта безнең республика электрон коммерция өлкәсендә алдынгы урыннарда тора. Татарстанда һәр сигезенче эшмәкәр продукциясен сату өчен маркетплейс каналларын куллана», - диелә Миңнеханов сәламләвендә.

Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле актив эш, билгеләнгән планнары тормышка ашуны һәм яңа уңышлар теләде.

«Минем бизнес. E-com. Сатуларны активлаштыру коды» бүген Казанда уза. Форумның хедлайнеры – Wildberries маркетплейсына нигез салучы, «РВБ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Ким. Пленар сессиядә шулай ук Ozon, «Магнит Маркет», «Яндекс» һәм «Aliexpress Россия» компанияләре топ-менеджменты вәкилләре чыгыш ясый.

Форумны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Маркетплейс.Җиңел» электрон сәүдә үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә ТР Эшмәкәрлекне яклау фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Янник Синнер выиграл 20-й матч подряд — впервые в карьере






Зенитчик ВС РФ Михайлов: мы прикрываем воздушное пространство России

С энергией вулкана: «испорченные» митохондрии и последние минуты Помпеев

Чтоб все так жили. Мигранты получили в Подмосковье квартиру за 24 млн

Умер известный советский и российский актер Фоменко