Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Камил Нәҗмиев Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифасын башкаручы итеп билгеләнде

0

Камил Нәҗмиев Татарстанның Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Муниципаль берәмлек советының чираттан тыш сессиясендә әлеге карар бертавыштан кабул ителде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Депутатларга аны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. Ул Фаил Камаев отставкага киткәннән соң район хакимияте башлыгы вазифасының буш булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә кайбер процедураларны үтәгәннән соң Нәҗмиев районны җитәкли башлар дип көтелә.

«Шактый вакыт узды. Район озак вакыт җитәкчесез кала алмый», - дип искәртте чыгыш ясаучы.

Сәфәров сүзләренчә, район Татарстанның үсеш ноктасы санала, шуңа күрә аның яңа җитәкчесе турында карар –мөһим мәсьәлә.

  • Камил Нәҗмиев Минзәлә районы башлыгы урынбасары, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган, 2021 елдан Түбән Камада «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры урынбасары вазифасын биләгән. 2022 елның 15 сентябрендә - Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, шул ук елның октябрендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. Тукай районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнче ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе җитәкчесе булган.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе






Стройкомплекс России развивает научно-техническую и образовательную инфраструктуру университетов

Жители Самары ежемесячно тратят около 12 тыс. рублей на онлайн-покупки

В Челябинской области подорожал бензин

Сергунина пригласила юных москвичей на творческий конкурс