Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Әлмәтнең яңа җитәкчесе: Миңа йөкләнгән бөтен җаваплылыкны аңлыйм

0

Әлмәт районы башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова район Советының 46нчы чираттан тыш сессиясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул район җитәкчесе вазифасына аның кандидатурасын кабул иткән һәм хуплаган өчен барлык кешегә рәхмәт белдерде.

«Бүген минем өчен чыннан да дулкынландыргыч көн. Бу – минем язмышымда яңа этап. Ул минем туган көнемә туры килде. Алда җитди бурычлар торуын, ышанычлы состав барлыгын, безгә бергәләп алга атларга, булган бурычларны хәл итәргә һәм максатларга ирешергә кирәклеген аңлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Хәбетдинова утырышта катнашучыларга.

Ул шулай ук бүгенге көннән уртак эш башланачагы турында белдерде.

«Шәһәребез, район, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халкының мул тормышы хакына бөтен көчемне, белемемне һәм тәҗрибәмне эшкә җигәчәкмен», - дип сүзен төгәлләде Әлмәт районының яңа җитәкчесе.

Чираттан тыш сессия ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән утырышта катнашучыларга Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте.

Хәбетдинова 2019 елдан бирле шәһәр һәм районны җитәкләгән Тимур Нагумановны алыштырды. Бүген Тимур Нагуманов район Советының чираттан тыш сессиясендә вәкаләтләрен өстеннән төшерде, депутатлар аның отставкасы өчен тавыш бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в четвертьфинал парного разряда турнира WTA-250 в Румынии






Сенатор Денисов: новое торговое противостояние США и Китая невыгодно для России

Креативный бум у ЦУМа: российские бренды переосмыслили символ Китайского Нового года

Сотрудники МВД получили полномочия самостоятельно выдворять мигрантов

Развратившего школьницу иностранца арестовали в Подмосковье