Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Казанда 40 кешене коткарган яшүсмерләргә «Батырлык өчен» медале тапшырдылар

0

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә кешеләрне коткарган вакытта батырлык күрсәткән Татарстан яшүсмерләрен Федерация Советының «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр.

Балаларга бүләкне Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советында Дәүләт Советыннан РФ Федераль җыены вәкиле Геннадий Емельянов һәм Федерация Советының парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев тапшырды.

29 июльдә Татарстан «Нур» клубы җыелма командасы дзюдочылары тренерлары белән бергә поездта Казаннан Туапсега спорт җыеннарына юл тота. Волгоград өлкәсендә поезд рельслардан чыгып ава. Малайлар һәм башка пассажирлар утырган вагон әйләнеп каплана.

Егетләр югалып калмый, вагонда паниканы туктата һәм ватык тәрәзәсе аша 40тан артык пассажирны эвакуацияли.

«Гомерегезне куркыныч астына куеп, сез үзегезне батырларча тоттыгыз. Сезне шулай тәрбияләгән өчен әти-әниләрегезгә, тренерларыгызга зур рәхмәт», - дип ассызыклады Геннадий Емельянов.

Әлеге бүләк ел саен «Герой балалар» бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында тапшырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина проиграла американке Крюгер во втором круге турнира WTA в Абу-Даби






Судьбоносные изменения: предсказан возможный исход переговоров России и США

Осужденный за теракт в аэропорту Домодедово подал жалобу на отсутствие солнца

Школьников и студентов Поморья приглашают к участию во всероссийском проекте

Экспозицию кабинета Курбатова пополнили 12 экспонатов