Добавить новость
ru24.net
World News
Ноябрь
2024

Иртәгә Казанда XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башлана

0

16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге 400гә якын татар эшмәкәре катнашында XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрьдә «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрь көнне «Кара Урман» фильмын карау планлаштырыла, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина получила хорошую новость перед стартом на турнире в Абу-Даби






Просроченные продукты обнаружили в новосибирских магазинах «Светофор»

Вильфанд сообщил, что в южных регионах России ожидается штормовая погода

Ленинск-Кузнецкая школа №2 признана одной из самых экологичных школ России

В Москве задержан многократный чемпион РФ по легкой атлетике Толстихин